Татарстан экспортерлары өчен дустанә илләрнең сәүдә вәкилләре белән вебинарлар уза

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Татарстан экспортерлары сорауларына Россия Федерациясенең Африка дустанә илләрендә - Марокко, Нигерия һәм Эфиопиядә сәүдә вәкилләре җавап бирәчәк. Африка илләре базарларын үзләштерүгә багышланган чаралар «Кече һәм урта эшкуарлык» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проектлары кысаларында узачак.

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә август аенда Россия Федерациясенең сәүдә вәкилләре белән Африка илләрендә вебинарлар уздырачак:

  1. 2024нче елның 13нче августында 11.00 сәгатьтә “Мароккодагы сәүдә вәкиле белән вебинар сәгате”. Теркәлү 2024нче елның 12нче августында15.00 сәгатькә кадәр. Теркәлү өчен сылтама https://forms.gle/Jkqho1cxgxBEMdRS6;

 

  1. 2024нче елның 14нче августында 13.00 сәгатьтә “Нигериядәге сәүдә вәкиле белән вебинар сәгате”. Теркәлү 2024нче елның 13нче августында15.00 сәгатькә кадәр. Теркәлү өчен сылтама https://forms.gle/PqJfpEMdDBTYh4un9

 

  1. 2024нче елның 22нче августында 11.00 сәгатьтә “Эфиопиядәге сәүдә вәкиле белән вебинар сәгате”. Теркәлү 2024нче елның 21нче августында 15.00 сәгатькә кадәр. Теркәлү өчен сылтама https://forms.gle/pmh3BLwctzXXh8ZR8.   

Спикерлар яңа экспорт базарларына чыгу һәм үзләштерү мөмкинлекләре, экспортерлар очрашырга мөмкин булган киртәләр, Африка илләре бизнесы вәкилләре белән хезмәттәшлектә милли һәм мәдәни үзенчәлекләр турында сөйләячәк.

Вебинарларга сылтамалар теркәлгән катнашучыларның электрон почталарына җибәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, чит ил базарларында эш алып баручы яки башларга планлаштыручы җитештерүчеләргә ярдәм «Минем бизнес» үзәге һәм «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында экспортны яклау үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Хезмәтләрне һәм ярдәмне «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты буенча эшләнгән «Минем экспорт» цифрлы платформасында алырга мөмкин.

Эшмәкәрләргә ярдәм итүнең актуаль чаралары белән Татарстан Республикасы «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча танышырга була: 8 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International