Чүпрәле районында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды

2024 елның 9 августы, җомга

Фестиваль районның авыл җирлекләре һәм оешмалары арасында узды. Командалар составында өч катнашучы иде.

8 августта «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды. Ул «Демография» милли проектының «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ГТО мәйданчыгында районның авыл җирлекләре һәм оешмалары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды. Командалар составында өч катнашучы иде.

Фестиваль түбәндәге нормативларны үтәүне үз эченә алды:

- 60 метрга йөгерү;

- гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү;

- идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту;

- аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү;

- түбән перекладинада тартылу (хатын-кызлар гына);

- биек перекладинада тартылу яки 16 кг гер күтәрү (ир-атлар гына).

Фестивальгә йомгак ясау бүген, 9 августта, «Алтын» универсаль спорт залында 15.00 сәгатьтә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International