2024 елның 8 августында Чүпрәле районының «Акчарлак» бассейнында йөзү буенча ярышлар узды. Ярышлар «Демография» милли проектының «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты максатларына туры килә торган Бөтенроссия Физкультурниклар көненә багышланган иде.
Катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Фиркат улы Җәләлов сәламләде. Ул барлык катнашучыларны котлады һәм аларга уңышлар теләде.
Катнашучы 50-100 метр йөзеп үтәргә тиеш иде
Барлык җиңүчеләргә медальләр, грамоталар һәм кубоклар бирелде.
Ярыш кысаларында шулай ук ГТО нормативларын тапшыру оештырылды. Ярышларның иганәчесе-йөзү буенча федерация филиалы җитәкчесе Илнур Исхаков.