Ачкычларны Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров тапшырды.
Техникага 2023нче елгы эшчәнлек йомгаклары буенча Татарстан Республикасы авыл җирлекләре арасында ел саен үткәрелә торган республика конкурсында җиңүчеләр лаек булды.
Грант акчаларына авыл җирлекләре башлыклары үз территорияләрен төзекләндерү өчен тракторлар сатып алдылар.
Яңа трактор ачкычлары Шланга, Чуаш Чүпрәлесе, Иске Чүпрәле һәм Иске Чокал авыл җирлекләре башлыкларына тапшырылды.
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров билгеләп үткәнчә, барлык авыл җирлекләре дә диярлек транспортның шушы төре белән тәэмин ителгән. Шулай ук, ул билгеләп үткәнчә, техника алу татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов грантлары ярдәмендә мөмкин булды.