Футболчыларның ярымфиналдагы очрашуы иң кызыклысы булды
3 августта Яңа Әлмәле авылы стадионында районның авыл командалары һәм күрше Ульяновск өлкәсе вәкилләре арасында мини - футбол буенча 2нче төбәкара турнир үткәрелде. Ул 2022 елның маенда Украина территориясендә намус белән хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган батыр сугышчы-якташыбыз Андрей Годунов истәлегенә багышлана. Годунов Андрей Владимирович 1995 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Яңа Әлмәле авылында күп балалы гаиләдә туган. Андрей 2002 елда Яңа Әлмәле урта мәктәбенең беренче классына укырга керә. Уку дәверендә үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә, тырыш һәм сәләтле укучы була. 2013 елда Ульяновск төзелеш көллиятенә укырга керә. Укуын тәмамлап өлгермичә, 2014 елның ноябрендә армиягә алына. Хезмәтне Россия Армиясе сафларында Екатеринбург шәһәрендә үтә. 2018 елның мартыннан Ульяновск шәһәрендәге 31 нче гвардия десант-штурм бригадасының разведка батальонында хезмәт итә. Рядовой Андрей Годунов Украинада Донецк өлкәсендә Белогоровка авылында махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.
Батырлыгы өчен ул:
-Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Восток-2018» Хәрби көчләре маневрларында катнашучы» медале белән;
- «Кавказдагы террорчылыкка каршы операциядә катнашучы» медале белән;
- Изге Георгий орденының 4 дәрәҗә «Георгий тәресе» билгесе белән;
- «Батырлык Ордены» белән (үлгәннән соң) бүләкләнә
Махсус хәрби операциядә хәрби заданиене үтәгәндә һәлак булган батыр сугышчы-яклаучы якташыбыз Андрей Годуновның якты истәлеге хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде.
Андрей балачактан спорт белән шөгыльләнгән, бик перспективалы спортчы булган. Аерым алганда, футбол белән мавыккан, мәктәпнең волейбол һәм чаңгы буенча җыелма командасы әгъзасы булган, шуңа күрә аның дуслары һәм иптәшләре әлеге турнирны уздыру инициативасы белән чыккан.
Турнирда 8 команда: Урта Алгаштан — «Партизан» командасы, Сурск районыннан-«Чеботаевка», безнең районнан-Городище, Зур Аксу, Уби, Иске Чүпрәле, Чуаш Чүпрәлесе командалары һәм турнир хуҗалары - Яңа Әлмәле командасы катнашты.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимннары астында төбәкара турнир ачык дип игълан ителде. Спортчыларны һәм ярышларда катнашучыларны сәламләү һәм котлау өчен сүз Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәмәтҗанов Рөстәм Искәндәр улына бирелде, ул кунакларны һәм футболчыларны спорт бәйрәме белән котлап, турнирны уздыруда ярдәм иткән өчен Чүпрәле районы Башлыгының Рәхмәт хатларын Алексей Лянкин һәм Василий Симуллинга тапшырды, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыюда ярдәм иткән өчен Петр Мискинга шундый ук хатны тапшырды, шулай ук Андрей Годуновның әнисе Тамара Петровнага һәм тормыш иптәше Екатерина Олеговнага истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк итте, алар турнирны оештыручыларга Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәгәндә гомерен биргән улының һәм оныгы Платонның әтисе истәлеген мәңгеләштергәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Шулай ук барлык катнашучыларны Яңа Әлмәле авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков котлады. Ул барысына да гадел уен, спортта уңышлар теләде. «Ватан Калканы» Татарстан Республикасы Төбәк иҗтимагый оешмасының Чүпрәле районы хәрби хәрәкәтләр ветераннары филиалы рәисе Даниил Иванович Ефимов чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасының «Ватан Калканы» төбәк иҗтимагый оешмасы исеменнән Патшеев Александрны, Антипов Николайны һәм Патрин Юрийны «Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләргә 25 ел» истәлекле медале белән һәм Мискин Петрны, Патшеев Владимирны һәм Ларионов Дмитрийны «Чечен сугышы ветераны» билгесе белән бүләкләде.
Бу егетләр Чечен сугышларының шаһитлары һәм катнашучылары булганнар һәм алар үзләренең хәрби бурычларын берсүзсез үтәп, үзләре биргән Хәрби антка тугрылыклы булып батырлык күрсәткәннәр.
Яңа Әлмәленең оештыру комитеты һәм футбол клубы исеменнән СВО барышында һәлак булган якташ-десантчы, чын патриот Годунов Андрей Владимировичның истәлегенә багышланган футбол турнирын әзерләүдә, уздыруда актив катнашканнары һәм күрсәткән ярдәмнәре өчен Яңа Әлмәле җирлеге башлыгының Рәхмәт хатларын команда капитаны Илья Карсаков тапшырды. Рәхмәт хатларына Дружков Роберт, Ефимов Даниил, Яңа Әлмәле авылы ветераннар советы рәисе, журналист Карсаков Геннадий; Мадуров Николай һәм мәктәп директоры Мискин Владимир ия булдылар.
Кунаклар һәм тамашачылар зур кызыксыну белән уенны күзәттеләр, уенчыларга ярдәм итеп, турнир башыннан ахырына кадәр алар янында булдылар. Спортчылар һәм барлык катнашучылар өчен кыр кухнясы оештырылды. Футболчыларның ярымфиналда Чуаш Чүпрәлесе һәм Чеботаевка авылы спортчылары арасындагы очрашулары иң кызыклысы булды. Уен 0:0 исәбе белән тәмамланды, әмма пенальти нәтиҗәләре буенча Чеботаевлылар алга чыктылар һәм капитан Александр Митрофанов җитәкчелегендә 3 урынны алдылар. Ә финалда Яңа Әлмәлеләр һәм Иске Чүпрәлеләр очрашты. Киеренке уен барышында стадион хуҗалары кунакларны җиңделәр һәм турнирның җиңүче Кубогына һәм алтын медальләренә ия булдылар (команда капитаны Илья Карсаков). Шулай ук әлеге турнирны уздыру буенча оештыру комитеты исеменнән ярышларда иң актив катнашучыларга грамота тапшырдылар. «Иң яхшы уенчы» номинациясендә грамотаны футбол командасы әгъзасы Дмитрий Николаев алды, аның энесе Алексей Николаев «Иң яхшы капкачы», ә «Иң яхшы сакчы» -Александр Митрофанов (Чеботаевка) һәм «Иң яхшы һөҗүмче» буларак-Эмиль Вәлиуллин (Иске Чүпрәле) алды. Турнирыбызның иганәчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез, алар - авылның запас сугышчылары, десантчылар, битараф булмаган патриотлар; аларга сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек, хезмәтләрендә уңышлар һәм үз эшләрендә үсеш телибез. Алардан башка әлеге турнир узмас иде.
Десант гаскәрләрендә хезмәт иткән сугышчы-якташыбыз Андрей Годуновның якты истәлеге якташларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр, дип ышанабыз.