Спорт чаралары районда массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
Бөтенроссия физкультурачылар көнен үткәрү «Спорт - тормыш нормасы» федераль проектының "Демография"милли проектының максатларына туры килә.
Районда массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ялга җәлеп итү, физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнү максатыннан Бөтенроссия физкультурниклар көне кысаларында түбәндәге спорт чаралары узачак:
1. 2024 елның 06 августында «Чемпион» спорт комплексында өстәл теннисы буенча шәхси турнир узачак. Ярышларда гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, студентлар, оешма, учреждение һәм авыл җирлекләре хезмәткәрләре катнаша ала. Яшь категорияләре: 2007 елда туган һәм аннан яшьрәк укучылар арасында, 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр. Ярышлар ирләр һәм хатын-кызлар арасында аерым уза. 2024 елның 06 августында 15:00 сәгатьтә башлана.
2. 2024 елның 06 августында универсаль спорт мәйданчыгында (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, хоккей тартмасы) баскетбол буенча район турниры узачак. Ярышларда районның гомуми белем бирү учреждениеләре командалары катнаша. Командалар составы: әлеге мәктәптә укыган студентлар һәм яшьләр (7 кеше), мәйданда уенчылар составы 5 уенчы. Ярышлар 2024 елның 06 августында 16:00 сәгатьтә башлана.
3. 2024 елның 07 августында «Балалар иҗаты йорты» картинг трассасында картинг буенча ярышлар узачак. Ярышларда «Балалар иҗаты йорты» тәрбияләнүчеләре катнаша. Ярышлар 2024 елның 07 августында 11:00 сәгатьтә башлана.
4. 2024 елның 07 августында «Чемпион» спорт комплексында бадминтон буенча шәхси турнир узачак. Ярышларда гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, студентлар, оешма, учреждение һәм авыл җирлекләре хезмәткәрләре катнаша ала. Яшь категорияләре: 2007 елда туган һәм аннан яшьрәк укучылар, 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр. Ярышлар ирләр һәм хатын-кызлар арасында аерым уза. 2024 елның 07 августында 15.00 сәгатьтә башлана.
5. 2024 елның 07 августында универсаль спорт мәйданчыгында (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, хоккей тартмасы) волейбол буенча район турниры узачак. Ярышларда район оешмалары һәм предприятиеләре командалары катнаша. Команда составы 8 кеше (катнаш). Мәйданчыкта уенчылар составы 6 уенчы, шулардан кимендә 1 хатын-кыз. Ярышлар 2024 елның 07 августында 16.00 сәгатьтә башлана.
6. 2024 елның 08 августында «Акчарлак» йөзү бассейнында 2010 елда туган һәм аннан яшьрәк укучылар арасында йөзү буенча ярышлар узачак. Ярышлар 2024 елның 08 августында 10.00 сәгатьтә башлана.
7. 2024 елның 08 августында Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылы Ш.Мөдәрис урамында («Алтын барс» боз аренасы белән янәшә) урнашкан «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү мәйданчыгында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узачак. Фестивальдә Чүпрәле муниципаль районының авыл җирлекләре һәм оешмалары командалары катнаша ала. Команда составы-3 кеше (ир-атлар да хатын-кызлар да ярый). Команданың катнашуы өчен мәҗбүри шарт: һәр катнашучы gto.ru. сайтында теркәлгән булырга тиеш. Авыл җирлекләре командалары арасында һәм оешмалар командалары арасында аерым команда йомгаклары ясалачак. Фестиваль 2024 елның 08 августында 15.00 сәгатьтә башлана.
8. 2024 елның 08 августында универсаль спорт мәйданчыгында (Иске Чүпрәле авылы Ш.Мөдәрис урамы, «Алтын барс» боз аренасы янәшәсендә) мини-футбол буенча район турниры узачак. Ярышларда районның авыл җирлекләре командалары катнаша. Команда составы 8 кеше. Мәйданчыкта уенчылар составы 4 уенчы + 1 капкачы. Ярышлар 2024 елның 08 августында 16.00 сәгатьтә башлана.
9. 2024 елның 09 августында «Чүпрәле» паркында Бөтенроссия физкультурниклар көненең тантаналы өлеше узачак. Чара барышында иң яхшы спортчыларны, тренерларны, физик культура укытучыларын, федерация филиаллары җитәкчеләрен, спорт ветераннарын, спорт гаиләләрен хөрмәтләү, ярышларга йомгак ясау планлаштырылган.
Тантаналы өлеш 2024 елның 09 августында 15.00 сәгатьтә башлана.