Татарстан районнарының спорт бүлекләренә автомобильләр тапшыру беренче мәртәбә булды
29 июльдә Татарстан Республикасында районнарның спорт бүлекләре җитәкчеләренә яңа Lada Granta автомобильләрен тапшыру тантанасы узды. Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Ринат кызы Фазлыева автомобиль ачкычлары тапшырды һәм җыелучыларны якынлашып килүче Физкультурачылар көне белән котлады.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Александрович Леонов та катнашты, аңа автомобильнең символик ачкычы тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, Чүпрәле районы 2023 ел йомгаклары буенча «Физкультура-массакүләм эшне кую буенча Татарстан Республикасының иң яхшы авыл районы» номинациясендә җиңүче булды. Район шулай ук авыл муниципаль берәмлекләре арасында «ГТО алдынгысы» Күчмә байрагы»н алды. Бу халык арасында спорт һәм физик культура үсешенең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә.