«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

  Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.

     "Халык контроле"нә эш урыннарында куркынычсыз хезмәт шартларын оештыру проблемалары турында да хәбәр итәргә мөмкин. Бу юнәлешне ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкли.
   Халык контроле «Дәүләт мәгълүмат системасы»на сылтама: https://uslugi.tatarstan.ru.

     Шулай ук Чүпрәле районы Башкарма комитеты бинасында "Соры хезмәт хакы" (конвертта бирелүче, суммасыннан бернинди фондларга: пенсия, салымнар түләнелмәүче хезмәт хакы), рәсми булмаган мәшгульлек мәсьәләләре буенча чүпрәлеләрдән мөрәҗәгатьләр кабул итү өчен "Кайнар линия" телефоны 884375 2-26-94 эшләвен дә искәртеп үтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International