Татарстан эшмәкәрләре «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты буенча хезмәтләрнең 100%ын цифрлы рәвештә ала

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

2024 елның беренче яртыеллыгында «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты буенча Татарстан бизнесына 17 000нән артык түләүсез хезмәт күрсәтелде. Алар барысы да онлайн форматта рәсмиләштерелгән.

Татарстанда эшмәкәрләр өчен бизнесны үстерү өчен комплекслы һәм махсуслаштырылган хезмәтләр - продуктларны, товарларны һәм хезмәтләрне реклама аша һәм онлайн-пропагандалау, Россиядә һәм чит илләрдә төрле күргәзмә чараларында катнашу, өйрәтү һәм акселерация программалары, шул исәптән электрон-сәүдә мәйданчыкларында эшләү һ.б. мөмкин.

Бүген «Минем бизнес» үзәге маркетплейсларда эшләүче хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, реклама аша алга җибәрү һәм хисап тапшыру сервисларына түләүсез керү мөмкинлеге бирү хезмәтенә гаризалар кабул итә. Хезмәт алу өчен заявканы МСП.РФ цифрлы платформасында онлайн бирергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында бизнеска һәм үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшмщкщрлек» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аңа буйсынучы ярдәм институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International