Бу көннәрдә район территориясендә аномаль эссе һава торышы барлыкка килде. Кешеләр, әлбәттә, сулыклар янында ял итә. Республика буенча кабул ителгән профилактик чараларга карамастан, су объектларында оператив хәл киеренке кала. Су коену сезоны башланганнан бирле республика сулыкларында 37 очрак теркәлгән, аларда 33 кеше һәлак булган, шул исәптән 2 бала, 8 кеше коткарылган, шул исәптән 3 бала.
Күп кешеләр су коенырга яраксыз сулыклар янында ял итә. Бу урыннар гадәттәгечә стихияле рәвештә барлыкка килә, сулык төбе тикшерелмәгән һәм бу сулыкның тирәнлеген һәм үзенчәлекләрен беркем дә белми. Әлбәттә, мондый урыннар ял итүчеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра.
Тагын бер кат коену вакытындагы гади кагыйдәләрне искә төшерәбез:
- ашаганнан соң 1,5-2 сәгатьтән дә иртәрәк су коенырга ярамый;
- су температурасы +15 °С тан түбән булганда, ачык сулыкларда йөзү белән шөгыльләнергә киңәш ителми, чөнки кинәт аңыңны югалту һәм салкын шоктан үлем ихтималы бар. Шок йөзәр алдыннан организм артык җылынып һәм көтмәгәндә тиз генә салкын суга чумгач була;
- таныш булмаган урыннарда чумарга ярамый-су төбендә бүрәнәләр, ташлар, агач тамырлары булырга мөмкин;
- көймәләрдән, катерлардан, причаллардан һәм бу максат өчен яраклаштырылмаган башка корылмалардан суга сикермәскә;
- коену өчен махсус урыннар сайларга кирәк;
- ярдан ерак йөзмәскә, куркынычсыз зона чикләрен билгеләүче калкулыклардан ары йөзмәскә;
- сазлыклы урыннарда һәм суүсемнәр яки ләм булган урыннарда су коенырга ярамый;
- эсседә йөргәннән соң, йөгергәннән соң, уеннардан соң салкын суга чумарга ярамый;
- исерек хәлдә суга керергә һәм коенырга катгый тыела;
- бернинди очракта да кабартылган матрацларда, автомобиль камераларында, кабартылган уенчыкларда йөзмәскә, алар төзек булмаска мөмкин, ертылырга мөмкин, кеше кинәт суда калачак, ә бу хәтта яхшы йөзә белүчеләр өчен дә бик куркыныч. Моннан тыш, хәтта әкрен җил дә аларны ярдан еракка алып китә ала;
- суда шаярырга, дусларыңны баштанаяк чумдырырга һәм аларга аяк чалырга ярамый. Әгәр дә сез су астында иптәшегезнең аякларыннан кискен тартсагыз, ә ул бу вакытта сулыш алса ул суга егылачак һәм тончыгачак.
- ялган тревога ясарга ярамый;
Участокның инспекторлар составы сезгә күңелле ял һәм көндәлек тормышыгызда иминлек тели.
Кама Тамагы ГИМС инспекторлык
участогының Дәүләт инспекторы Н.Г.Нуриев