Гаилә елы кысаларында Россия Федерациясендә гаилә белән ГТО нормативларын үтәү аерым оештырылды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Иске Чүпрәле авылының «Чупрәле» паркында «Спорт мәктәбе» тест үзәге хезмәткәрләре тарафыннан ГТО нормативларын үтәү өчен мобиль мәйданчык оештырылды, нормативларны теләге булган һәркем үтәде: гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү, гер күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту, теннис тубын цельга ыргыту.
Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар сувенирлар һәм призлар белән бүләкләнделәр.