2024 елда 9000 нән артык Татарстанда яшәүче пенсия тупланмалары акчаларын алды

2024 елның 5 июле, җомга

2024 ел башыннан 9 278 Татарстанда яшәүче пенсия тупланмалары акчаларын алды. 9 229 татарстанлы берьюлы түләү алды, тагын 49 кеше айлык пенсия түләүләре рәвешендә пенсия тупланмалары акчаларын ала. Пенсия тупланмалары хисабына түләүләрне билгеләү хокукы 55 яшькә җиткән хатын-кызларга һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга, яки вакытыннан алда пенсия тәэмин итү хокукына ия булган гражданнарга бирелә. Пенсия тупланмаларының берничә төр түләүләре бар. Бу бер тапкыр бер сумма белән түләү; граждан үзе билгеләгән ашыгыч пенсия түләү (ул 10 елдан да кимрәк вакыт эчендә түләнә алмый). Һәм, ниһаять, тупланма пенсия, ул ай саен билгеле бер исәпләнгән күләмдә түләнә. 2024 елның 1 июленнән пенсия тупланмалары акчаларын түләү хокукын билгеләү тәртибе шактый үзгәрә. Әгәр тупланма пенсия күләме тулаем Россия Федерациясе буенча пенсионерның яшәү минимумы күләменең 10% тан да кимрәк булса, июль аеннан пенсия тупланмалары акчалары бер тапкыр бер сумма белән түләнәчәк. 2024 елда яшәү минимумы 13 290 сум тәшкил итә. Тупланма пенсия күләме пенсионерның яшәү минимумы күләменең 10% тан артыгын тәшкил иткән кешеләргә пенсия тупланмалары айлык түләү рәвешендә түләнәчәк. Ашыгыч түләү рәвешендә тупланма пенсияне пенсия тупланмаларын һәм ана капиталы акчаларын дәүләт тарафыннан финанслау программасы кысаларында ирекле взнослар хисабына формалаштырган гражданнар ала ала. Бу очракта пенсия гариза бирүче билгеләгән чорда түләнәчәк, ләкин ким дигәндә 10 ел. Пенсия тупланмалары суммасы айлар санына бүленә һәм ай саен түләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тупланма пенсия 1953-1966 елларда туган ир-атларда һәм 1957-1966 елларда туган хатын-кызларда (алар өчен эш бирүче 2002-2004 елларда иминият взносларын күчергән), шулай ук 1967 елда һәм аннан соң туган эшләүче гражданнарда формалашкан. Алар өчен эш бирүче 2002 елдан 2014 елга кадәр иминият взносларын күчергән. 2014 елдан иминият взнослары тулысынча иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә, булган тупланмаларны элеккечә инвестицияләп була. "Пенсия тупланмалары акчаларын алу өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, Россия Социаль фондының төбәк бүлекчәсенең КФҮ яки клиентлар хезмәтенә тиешле гариза бирергә кирәк. Шул ук вакытта, әгәр пенсия тупланмалары дәүләтнеке булмаган пенсия фондында формалаша икән, түләү өчен дә тиешле иминиятчегә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген исәпкә алырга кирәк. Үзенең тупланма пенсия күләмен, шулай ук иминиятчене (НПФ яки СФР) дәүләт хезмәтләре порталында шәхси счетыннан өземтә заказ итеп белергә мөмкин», – дип аңлатты Татарстан буенча СФР бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International