XXXV Бөтенроссия Олимпия көне кысаларында “Спорт мәктәбе” тренер-укытучылары “Чайка” лагеренда ял итүчеләр өчен уеннар һәм күңелле стартлар үткәрде.

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

3 июльдә XXXV Бөтенроссия Олимпия көне кысаларында “Спорт мәктәбе” тренер-укытучылары “Чайка” лагеренда ял итүчеләр өчен уеннар һәм күңелле стартлар үткәрде. “Күңелле стартлар” программасына ГТО нормативларын үтәү керде. Командаларга кызыклы конкурслар тәкъдим ителде: йөгерү, сикерү, туплар белән эстафета, анда алар үзләренең спорт, акыл сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтә алдылар. Тренер-укытучылар балаларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләде һәм сынауларны дөрес үтәүне күзәтте. Барлык балалар да тестларда актив катнаштылар, зур энтузиазм белән сынаулар үттеләр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International