“Хәрәкәттә бәрәкәт” республика онлайн акциясе җиңүчеләре билгеләнде.

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

“Хәрәкәттә бәрәкәт” республика онлайн акциясе - видеороликлар конкурсы. Конкурс ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн форматта уздырылды.

Акциядә катнашучылар 60 яшьтәге һәм 60 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар; 65 яшьтәге һәм 65 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар; оныклар (теләсә нинди яшь категориясе) иде.

Акциянең муниципаль этабы 2024 елның 5 июненнән 20 июненә кадәр узды, республика этабы 2024 елның 21 июненнән 28 июненә кадәр узды.

Конкурсның республика этабы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде:

- иң күп лайкларны Спас муниципаль районыннан Андроновлар гаиләсенең видеоролигы җыйды;

- очраклы саннар генераторы ярдәмендә Баулы муниципаль районының Гафиятуллиннар-Садыйковлар гаиләсе ролигы җиңүче дип билгеләнде;

Судьялар коллегиясе тарафыннан өч җиңүче ролик билгеләнде:

- Азнакай муниципаль районыннан Сәйфуллиннар-Газизовлар гаиләсенең видеоролигы;

- Әтнә муниципаль районынан Шәрәфиевлар гаиләсенең видеоролигы;

- Балтач муниципаль районыннан Габдрахмановлар гаиләсенең видеоролигы.

“Тамашачылар симпатиясе призы” бүләген Апас, Бөгелмә, Чүпрәле, Саба, Ютазы районнары видеороликлары алды.

Барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз һәм алга таба да спортта уңышлар телибез. Барлык җиңүче гаиләләр дипломнар һәм ГТО символикасы төшерелгән сувенир продукция алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International