Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Чемпионатының төбәкара этабында Татарстанда алтын һәм көмеш медальләр бар

2024 елның 25 июне, сишәмбе

Ярышлар май ахырыннан 20 июньгә кадәр Пермьдә узды.

«Эшмәкәрлек» компетенциясе җиңүчеләренең төп составына «Казан сәүдә-икътисад техникумы» студентлары Софья Максимова һәм Анастасия Яковлева керде. Алар «FlyHap» (ясалма күбәләкләр һәм үсемлекләрдән букетлар ясау) бизнес-проектын тәкъдим иттеләр. Бу номинация буенча 44 команда заявка биргән. Икенче һәм өченче урыннарны Курск һәм Свердловск өлкәләре вәкилләре алды.

Шулай ук Чепионатның «Юниорлар эшмәкәрлеге» номинациясендә КФУның «IT-лицей» СУНЦ укучысы Әмирә Җамалиева һәм КФУның «Н.И. Лобачевский исемендәге лицей» укучысы Игорь Степанов көмеш призерлар булдылар. Алар «Карарга күп нәрсә бар» (стоп-моушен техникасында видео котлаулар ясау) дип аталган бизнес-проект тәкъдим иттеләр. Бу номинациядә 27 команда көрәште. Беренче урынны Башкортстан Республикасы вәкиле, өченче урынны Красноярск төбәге вәкиле алды.

Җыелма команданы әзерләү белән Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм Фонды шөгыльләнгән. Җыелма командада катнашучылар «Минем бизнес» үзәгендә хезмәтләр алганнар, алар арасында «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында күргәзмәләрдә катнашу, консультацияләр, укыту һәм башка ярдәм чаралары бар.

Иң мөһим яңалыкларны Минем бизнес Telegram-каналында күзәтегез | Татарстан Республикасы (https://t.me/dom_pred_fpp_rt), шулай ук безне «Дзен»да да укыгыз (https://dzen.ru/dom_pred).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International