Чираттагы гуманитар йөк ТР Чүпрәле районыннан махсус хәрби операция сугышчыларына юл тотты

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Гуманитар йөкне район башлыгы үзе озата бара.

Чираттагы гуманитар йөк бүген, 2024 елның 23 июнендә, иртә таңнан безнең егетләргә СВО зонасына юл тотты.

Гуманитар ярдәмне ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров үзе озата бара.

Гуманитар йөк турыдан-туры безнең халык, шәхси эшмәкәрләр, хуҗалык җитәкчеләре, якташларыбыз, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре ярдәмендә җыелган.

ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров социаль челтәрләрдә һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерә.

"Чүпрәле районында яшәүчеләргә, якташларыбызга Рәхмәт! Сезнең ярдәмегез белән без тагын бер тапкыр яклаучыларыбызга зур гуманитар ярдәм җыйдык. Азык-төлек, шәхси гигиена һәм көнкүреш һәм көндәлек өчен кирәкле әйберләр, кием, квадрокоптерлар, техник элемтә чаралары, дронга каршы корал, тепловизор, бензогенераторлар, исемле посылкалар, техника өчен запчастьләр...Безнең волонтерлар маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар, сугышчылар яраткан ашлар әзерлиләр. Гуманитар ярдәм җыюда катнашып, Җиңүгә үзләреннән өлеш керткән барлык райондашларга да рәхмәт! Безнең көч бердәмлектә!, дип язган ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International