Чүпрәледә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Бүген, 2024 елның 6 мартында, район мәдәният йортында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

Тантаналы чарада хезмәт ветераннары, хәрбиләрнең әниләре һәм хатыннары, күп балалы әниләр, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров хөрмәтле хатын-кызларга котлаулар белән мөрәҗәгать итте. 

-8 Март-үзенчәлекле көн. Бу көнне без сезнең адреска, хөрмәтле хатын-кызлар, рәхмәт сүзләре әйтәбез. Сезнең искиткеч сыйфатларыгыз өчен — йомшаклылык һәм игелек, кайгыртучан һәм игътибарлы, шәфкатьле булганыгыз өчен олы хөрмәтебезне белдерәбез, — диде район башлыгы.

Аерым рәхмәт һәм котлау сүзләре уллары һәм тормыш иптәшләре бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләрнең, Ватан сагында батырларча вафат булганнарның әниләре һәм хатыннары адресына яңгырады. "Сезнең алдыгызда баш иябез", -дип билгеләп үтте Марат Ринат улы.

Район башлыгы хатын-кызларга дәүләт бүләкләрен, шулай ук, бүгенге көндә Ватан сагында булган ир-егетләрнең әниләренә Чүпрәле районы оешуның 90 еллыгы медален тапшырды.

Шулай ук, чарада "Ел хатын-кызы. Хатын -кыз: ир-ат карашынча" республика бәйгесенең җиңүчеләре дә билгеләп үтелде.

Бу көнне сәхнәдән концерт дәвамында хатын-кызларга булган иң изге, иң матур теләкләр генә яңгырады. Үзешчән артистларның һәр чыгышында бу дөньяда хатын-кызларның әһәмияте, олылыгына мәдхия укылды.

Чара дәвамында махсус хәрби операция зонасыннан хәрбиләр тарафыннан әзерләнгән видеокотлау да яңгырады. Райондаш хәрбиләребез якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, җылы теләкләрен юллаганнар.

Бәйрәм ахырында тамаша залында булган барлык хатын-кызларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International