Хөснетдиновларга грамота һәм бүләк тапшырдылар.
ТР Чүпрәле районында 2024 елда «Вкусная история семьи» конкурсында җиңүче Фирдәүсә һәм Равил Хөснетдиновлар гаиләсе бүләкләнде.
Конкурс гаиләләрнең традицион кулинар рецептларын саклау һәм алга җибәрү, шулай ук һәр гаиләнең мәдәни үзенчәлекләренә игътибар җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Конкурста җиңүчеләр үзләренең гаилә рецептларын тәкъдим иттеләр, алар жюри тарафыннан төрле критерийлар буенча бәяләнде, шул исәптән тәме, оригинальлеге һәм тарихи әһәмияткә ия булуы.
Бүген, 2024 елның 6 мартында, Хөснетдиновларга грамота һәм бүләк тапшырдылар. Алар Татар Бизнәсе авылыннан.
Әлеге миссияне «Ак калфак» җирле бүлеге җитәкчесе, Үзәкләштерелгән китапханә системасы җитәкчесе Гөлфия Яфизова һәм методист Гелинә Насыйбуллина башкардылар.
Конкурста катнашучылар буыннан-буынга тапшырыла торган традицион ризыклары, аларның барлыкка килү тарихлары һәм әзерләү үзенчәлекләре белән уртаклаштылар. Бу мәдәни мирасны саклап калуга гына түгел, ә конкурста катнашучыларны башка гаиләләрнең традицияләре белән таныштыруга да мөмкинлек бирде.