Чүпрәлеләр Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнаша

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Татар авыллары эшкуарлары съезды эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Казанда XII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышы уза, анда Россиянең 44 төбәгеннән һәм биш чит илдән 800 делегат җыелды.

“Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында милли киемнәр, кухня, сувенирлар, шулай ук илнең төрле төбәкләрендә татар эшкуарлары җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителгән күргәзмә-ярминкә оештырылган.

Чүпрәле делегациясе дә әлеге чарада катнаша.

Чүпрәле районыннан: Исхаковлар умарталыгы - Дуван Балы, СПССК «Дувановские сады», Иске Шәйморза авылыннан Шәрәфетдиновлар умарталыгы.

“Дувановские сады” кооперативы җитәкчесе Альфред Хәйруллин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International