4 мартта Татарстан Республикасы халкының барлык категорияләре арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” кышкы фестиваленә йомгак ясалды. Бу зур вакыйга, инде сигезенче ел рәттән бөтен Татарстан буенча сәламәт яшәү рәвеше, физкультура һәм спорт сөючеләрне берләштерә. Фестиваль өч этапта узды.
Фестиваль кысаларында түбәндәге спорт төрләре буенча ярышлар булды:
- гәүдәне аркада ятып күтәрү;
- биек перекладинада тартылу яки 16 кг гер күтәрү;
- урыннан озынлыкка сикерү;
- гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү;
- чаңгыда узышу.
Беренче этапта ярышларда 9 яшьтән алып 59 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк 8 меңнән артык кеше катнашты, алар ГТО комплексының II-XV баскычларына керә.
Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр ярышның зона этабында район данын якларга тиеш булган җыелма командалар булдырдылар.
Всего во 2-м этапе соревнований, приняли участие 511 человек. До 14 человек в команде от района или города в возрасте от 9 до 59 лет, т.е. по одному представителя с каждой ступени II-XV вне зависимости от пола.
Ярышларның 2 нче этабында 511 кеше катнашты. 9 яшьтән 59 яшькә кадәрге район яки шәһәр командасында 14 кеше, ягъни IIXV һәр баскычтан бер вәкил.
Зона этаплары Балтач, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Чүпрәле, Зәй, Азнакай, Алексеевск, Актаныш, Алабуга районнарында һәм Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә узды.
Фестивальнең 3 нче этабында 2 нче зона этабында беренче урыннарны алган командалар чыкты.
3 нче Республика этабы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр:
Шәһәр командалары арасында:
1 урын - Яр Чаллы;
2 урын - Түбән Кама;
3 урын - Әлмәт.
Район командалары арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын - Яшел Үзән муниципаль районы;
2 урын - Чүпрәле муниципаль районы;
2 урын - Азнакай муниципаль районы;
3 урын - Саба муниципаль районы.
1-3 урыннарны алган җиңүчеләр спорт инвентарьлары, кубоклар, медальләр һәм «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының дипломнары белән бүләкләнәчәк.