Хастаханә 2023 ел йомгаклары буенча халыкка медицина хезмәте күрсәтүне оештыруда ирешкән уңышлары өчен 100 мең сум күләмендә Сертификат алды.
Бүген, 2024 елның 4 мартында, җитәкчеләр белән киңәшмә вакытында чүпрәлеләрнең хезмәтләре билгеләп үтелде.
ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров билгеләп үткәнчә, 2023 ел нәтиҗәләре буенча халыкка медицина хезмәте күрсәтүне оештыруда ирешкән уңышлары өчен ТР Чүпрәле районы үзәк хастаханәсе 1 урынны алды һәм 100 мең сум күләмендә сертификат белән бүләкләнде.
Марат Ринат улы, үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илдар Шигабетдиновка Сертификат тапшырып, быел да уңышлы эшчәнлек теләде.
Үз чиратында, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илдар Шигабетдинов коллектив белән бергә әлеге сумманы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә тапшырырга карар кылганнарын әйтте.
Марат Гафаров шулай ук Муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында чаңгы ярышлары буенча җиңүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук, Муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында тагын 8 сынау позициясе көткәнен билгеләп үтте, уңышлар теләде.