Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУнән 2024 елның 4 мартында 18 сәгатьтән  5 мартның 10 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәш итә:

Томан вакытында:

Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында машинада хәрәкәт иткәндә, тизлекне арттырудан, алдагы транспортны узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән бәйләнгән. Томанның ераклыкны күрсәтмәвен исәпкә алу мөһим: гади дистанцияне арттыру, тизлекне киметү максатка ярашлы.

Кискен туктарга ярамый, кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү сорала. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү өчен тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк. Хәрәкәт вакытында томанда машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, сак булу бик мөһим.

Мөмкин булса, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.

Салкыннан һәм туңудан саклану өчен, кирәк булмаса урамга чыкмаска, балалар, йорт хайваннарын урамда озак тотмаска һәм ерак сәяхәтләрдән тыелырга кирәк.

Туңу куркынычының төп факторлары булып: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь исереклеге, шулай ук хәлсезлек һәм артык арыганлык тора. Салкыннан саклану өчен катламлы киенегез –катламнар арасынлагы һава җылылыкны саклый; йон носки киегез – ул дымны сеңдерә, аякларны коры тота. Җылы бияләйләр, баш киеме һәм шарфсыз салкынга чыкмагыз; даими актив хәрәкәт мөһим.

Көчле салкыннарда еракка йөрмәү һәм сәяхәт итмәү яхшырак. Юл-транспорт һәлакәтләре, автомобиль механизмнарында кинәт килеп чыккан төзексезлек кискен арта. Машина йөртүчеләргә дә үз куркынычсызлыгын истә тотарга кирәк: сезон буенча киенергә, җылы өс һәм аяк киеме турында онытмаска, кайнар чәй запасы булдырырга,  мөмкин кадәр ягулык запасы булырга тиеш.

Начар шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә, тигез хәрәкәт итәргә, кискен маневрлар ясамаска, узышулардан  баш тартырга

Машина йөртүчеләргә кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә. Тормоз вакытында тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез.

Мөмкин булса, ерак юлларга чыгудан баш тартыгыз.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:

· алкоголь эчмәгез, беркайчан да караватта тәмәке тартмагыз!

· балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;

· беркайчан да төзек булмаган электр чыбыкларын кулланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;

· электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International