Чаңгы ярышлары Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итү кысаларында узды.
Районда Валерий Колпаков кубогына һәм призларына чаңгы ярышлары 2012 елдан бирле үткәрелә. Традиция буенча, ярышлар быел 2024 елның 23 февралендә узды.
Валерий Колпаков сугышчы-интернационалист, Чечняда контртеррористик операциядә, Абхазиядә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, полк командиры, Россия Федерациясе Кораллы көчләренең запастагы полковнигы.
Быел ярышлар аның һәлак булган улы Андрей Колпаков истәлегенә багышланды. Улы шулай ук Россия Федерациясе Кораллы Көчләре полковнигы, комбриг була, ике тапкыр Батырлык ордены белән бүләкләнә, ул әтисе кебек үк үз гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлый. Кызганычка каршы, узган ел Андрей Колпаков махсус хәрби операция зонасында һәлак булды.
Чаңгы ярышларын ачу тантанасында Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров катнашты. Ул әлеге чараның мөһимлеген ассызыклады, батырлык, якты киләчәк өчен үз гомерен биргән герой улын тәрбияләү, җирдәге тынычлык һәм ачык күк өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Валерий Колпаковка Чүпрәле районы оешуга 90 ел тулу медале тапшырды.
Марат Ринат улы барлык катнашучыларга да күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф, җиңүгә омтылыш теләде.
Ярышлар төрле яшь категорияләр, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерым узды.
Тармак технологияләре техникумының аш-су осталары оештырган «Кыр кухнясы» эшләде.
Ярышларда күрсәтелгән нәтиҗәләр ГТО комплексы нормативларын үтәү исәбенә керәчәк.