Айлык 2024 елның 23 гыйнварыннан 22 февраленә кадәр дәвам итәчәк.
Традиция буенча, һәр ел саен 23 гыйнвардан 22 февральгә кадәр Чүпрәле районы Мәктәпләрендә яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән оборона-массакүләм, хәрби-патриотик һәм спорт эше айлыгы үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, район мәктәпләрендә оборона-массакүләм, хәрби-патриотик һәм спорт эше айлыгы 24 гыйнварда ачылды.
Айлыкны ачуда яшь армиячеләр, мәктәп укучылары һәм Чүпрәле районы мәгариф учреждениеләренең ОБЖ укытучылары-оештыручылары катнашты.
Россия гасырлар дәвамында үз Ватанын сакларга һәм якларга әзер булган көчле һәм батыр кешеләр белән дан тоткан.
Үсеп килүче буынның бурычы — ата-бабаларның хәрби батырлыгы һәм каһарманлыгы турында истәлекне саклау, аларның батырлыклары мисалларында Ватанны саклаучының иң яхшы сыйфатларын тәрбияләү.
Бүген, 2024 елның 22 февралендә, Чүпрәле районы мәгариф учреждениеләрендә оборона-массакүләм, хәрби-патриотик спорт эше айлыгы ябылды. Тантаналы чара Иске Кәкерле урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәпләрдә оборона-массакүләм һәм хәрби-патриотик эш айлыгы югары дәрәҗәдә узды. Барлык планлаштырылган чаралар үткәрелде.
Узган ай укучыларның патриотизмын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга, сыйныф коллективларын берләштерүгә ярдәм итте, балаларның лидерлык сыйфатларын ачыкларга ярдәм итте, хәрби - патриотик тәрбия буенча айлык район мәктәпләренең һәр укучысына кагылды, балаларга «Туган ил», «Ватан», «Ватанны саклаучы» сүзләренең мәгънәсен искә төшерде.
Чөнки мәктәпнең бурычы-балаларга белем бирү генә түгел, ә аларда үз илләренең гражданнары буларак, Ватанны якларга, Ватанны яратырга, аның чын патриотлары булырга тиеш дигән тирән ышану тәрбияләү.