Чүпрәле районында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» ВФСК кышкы фестиваленең зона этабы узды

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Ярышларда республиканың Идел аръягы зонасы командалары катнашты.

2024 елның 21 февралендә «Алтын» универсаль спорт комплексы һәм Иске Чүпрәле авылының чаңгы базасында 2024 елда Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» ВФСК кышкы фестиваленең зона этабы узды.

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» кышкы фестиваленең зона этабында катнашучыларны Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов һәм яшьләр, туризм һәм спорт бүлеге башлыгы Руслан Вилданов җылы сәламләде. Аннары Айрат Фиркат улы ГТОның алтын отличие билгесе иясен һәм укучылар арасында Кышкы фестивальнең муниципаль этабының шәхси зачетында дүртенче баскыч җиңүчесен Грамота белән бүләкләде.

Фестивальнең максаты-гражданнарны физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү. Фестивальнең зона этабында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының II-XV баскычларындагы спорт сөючеләр катнашты. Республика районнарының һәр командасында ундүрт кеше, ягъни һәр баскычтан бер вәкил булган. Команда беренчелеге спорт программаларында команданың барлык катнашучылары тарафыннан ГТО комплексының тиешле яшь баскычларында җыелган очколар суммасы буенча билгеләнә.

ГТО фестивалендә катнашучылар урыннан озынлыкка сикерү, гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, биек перекладинада тартылу яки 16 кг гер күтәрү, идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту, чаңгыда узышу дисциплиналарында көч сынаштылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең районда ГТО комплексын популярлаштыру һәм гамәлгә ашыру буенча актив эш алып барыла. 2023 елда Татарстан Республикасы авыл муниципаль берәмлекләре арасында эш нәтиҗәләре буенча, безнең Чүпрәле районы «ГТО алдынгысы «күчмә байрагын алды, ул быел безнең спорт заллары диварларын һәм спорт чараларын бизәячәк.

Ярышлар «Алтын» спорт комплексында башланды, ә чаңгы ярышлары Иске Чүпрәле авылының чаңгы базасында дәвам итте.

Шунысын да әйтергә кирәк, барлык катнашучылар да барлык сынауларны төрле баскычларда лаеклы үттеләр.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Чүпрәле районы спортчылары җиңүче булды, икенче урынны Тәтеш районы спортчылары, һәм 3 урынны Апас районы командасы алды.

Айрат Фиркат улы спортчыларны барлык сынауларны лаеклы узулары белән котлады һәм командаларга дипломнар һәм призерлар Кубокларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International