ТР Чүпрәле районында Салахова Руфания Нәбиулла кызын юбилее белән котладылар

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Озын гомерле хатынның язмышы ул авыр елларда яшәгән күп кешеләрнең язмышына охшаш.

Бүген, 2024 елның 15 февралендә, Иске Чокалы  авылында яшәүче Салахова Рушания Нәбиулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны ТР Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы котлады.

Озын гомерле хатынның язмышы ул авыр елларда яшәгән күп кешеләрнең язмышына охшаш. Рушания Нәбиулла кызы -  үз гомерендә шатлык һәм кайгы кичергән гади татар хатыны.

Сугыштан соңгы куркыныч һәм авыр вакытларга балачак, яшьлек, үсмерлек чоры туры килә.  Үҗәтлек  һәм ныклы характер аны һәрвакыт тормышта озата барган, авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткән. Бүген дә юбиляр искиткеч акыл ачыклыгын һәм тормыш сөючәнлеген саклап кала алган.  Үзенең озын, авыр хезмәт биографиясен вак-төяккә кадәр хәтерли .

Ул гомере буе авылда көнкүреш хезмәт  комбинатында эшли. Алар планны  һәрчак үтәгәннәр, кирәкле киемнәр тегеп, халыкның ихтыяҗын канәгатьләндергәннәр.
Руфания Нәбиулла кызы ире белән өч бала  тәрбияләп үстергәннәр.

Анын улы  авариядә һәлак була, ире 88 яшендә бу дөньяны ташлап китә. Бүген ул  үз өендә ялгызы гына  яши.

- Күршеләр, авылдашлар мине ташламыйлар, һәрвакыт хәлемне белешәләр, кызларым да даими килә, - ди юбиляр.

Рушания Нәбиулла кызы бик уңай һәм игелекле кеше. Бакчада чәчәкләр, яшелчәләр үстерергә ярата.

  Район башлыгы исеменнән юбилярга котлау хаты һәм чәчәкләр белән истәлекле бүләк тапшырдылар, кунаклар сугыш  чорындагы һәм сугыштан соңгы хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, озын гомер, саулык-сәламәтлек, якыннарының игътибарын тоеп яшәвен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International