Хөрмәтле сайлаучылар! 17 февральдән йорт хуҗалыкларын фатир буенча (йорт буенча) әйләнеп чыгу башлана

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чорында, сайлаучыларга мәгълүмат бирү буенча башка чаралар арасында, ИнформУИК проекты – сайлау участогы составына керүче йорт хуҗалыкларын фатир буенча (йорт буенча) әйләнеп чыгу ысулы белән, участок сайлау комиссияләре әгъзалары тарафыннан, шул исәптән мобиль кушымтаны кулланып, сайлаучыларга шәхси адреслы мәгълүмат бирү һәм хәбәр итү гамәлгә ашырыла.

2024 елның 17 февраленнән 7 мартына кадәр 1 югары сыйфатлы мәгълүмат бирү дулкынын үткәрү планлаштырыла. 

Аларны брендлы башлык, бейдж һәм махсус күкрәк билгесе буенча танып була.

Сайлаулар турында сөйләячәкләр: өч көнлек тавыш бирү турында, «мобиль сайлаучы» системасы турында, өйдә ничек тавыш бирергә кирәклеген һ.б. аңлатачаклар, шулай ук мәгълүмат буклетлары, лифлетлар таратачаклар.

Барлык сайлаучылардан да әлеге хезмәткәрләрнең эшенә хөрмәт белән карауларын һәм аларның сорауларына җавап бирүләрен сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International