Иске Шәйморза мәктәбендә укучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча әңгәмә узды

2024 елның 9 феврале, җомга

Балалар киемендә яктылык кайтаручы элементлар булу юлларда балаларның травматизмын шактый киметергә мөмкин.

Бүген Иске Шәйморза гомуми белем бирү мәктәбенә Казан шәһәре территориаль идарәсе "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ Буа бүлекчәсе Профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Вахитова Лилия Илдар кызы килде.

Ул укучылар белән «Юлларда кышкы куркынычсызлык» темасына әңгәмә үткәрде, кышкы чорда җәяүлеләр өчен юллар куркыныч булу һәм юл-транспорт травматизмын профилактикалау чаралары турында сөйләде. Лилия Илдаровна шулай ук яктылык кайтаргыч элементларны куллануның кирәклеген һәм мөһимлеген искәртте.

Балалар киемендә яктылык кайтаручы элементлар булу юлларда балаларның травматизмын шактый киметергә мөмкин.

Киемдәге Фликер (яктылык кайтаргыч) — бүгенге көндә — баланы караңгыда юлда җәрәхәтләнүдән саклауның реаль ысулы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International