Массакүләм ярышлар шимбә көнне узачак.
2024 елның 10 февралендә Иске Чүпрәле чаңгы базасында «Татарстан чаңгы юлы-2024» республика массакүләм ярышлары узачак.
Ярышларда район оешмалары хезмәткәрләре, студентлар, мәктәп укучылары, пенсионерлар һәм теләгән һәркем катнаша ала. Аерым стартлар учреждениеләр һәм предприятиеләр җитәкчеләре арасында узачак, шулай ук Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында Гаилә йөгереше планлаштырылган.
«Татарстан чаңгы юлы-2024» кысаларында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы кышкы фестиваленең муниципаль этабы узачак.