Ярышлар кысаларында «Хезмәткә һәм оборонага әзер»комплексы нормативларын үтәү өчен мобиль мәйданчык оештырылды
7 февральдә Чүпрәле районы укучылары арасында мәктәп волейбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы узды.
Егетләр командалары арасында волейбол буенча ярышларның муниципаль этабы районның «Алтын» спорт залы базасында, «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында һәм 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең спорт залында узды. Җиңү өчен 13 команда көрәште.
Финалны ачу тантанасында яшь спортчыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вилданов, шулай ук мәгариф бүлеге методисты Илнур Мавзютов сәламләделәр, командаларга матур уен, уңышлар һәм җиңү теләделәр.
Нәтиҗәләр буенча, 1 урынны - 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы, 2 урынны - Иске Чүпрәле күппрофильле лицее һәм 3 урынны - Зур Аксу урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы яулады.
Чемпионат тәмамланганнан соң, «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.
Шулай ук ярышлар кысаларында «Хезмәткә һәм оборонага әзер»комплексы нормативларын үтәү өчен мобиль мәйданчык оештырылды.