Бу көннәрдә районның крайны өйрәнү музее тулысынча Дзержинский урамында урнашкан элеккеге “Агропром” банкы бинасына күченеп бетте.
–Ярый әле биналарның арасы ерак түгел, юкса еллар дәвамында сакланган борынгы экспонатларны күчерү кыенлык тудырыр иде. Хәзер алар барысы да яңа киштәләрдә урын алды, район халкын музейда көтеп калабыз,-ди музей җитәкчесе Рәдиф Субаев.
Гөлия Фәизова