ГТОның “алтын” билгесен алу өчен барлык нормативларны уңай үтәргә кирәк.
“Чемпион” физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм Иске Чүпрәле авылының чаңгы базасында Чүпрәле муниципаль районы укучылары Спартакиадасы кысаларында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” ВФСК кышкы фестиваленең муниципаль этабы узды.
Бүләкләү тантанасында Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов ВФСКның ГТО алтын билгеләрен тапшырды.
ГТОның алтын билгеләре Алешкин-Саплык урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Мария Шевелевага, Шланга урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Раяз Идиятуллинга, Хорновар-Шигали урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Руслан Илбеевка, Яңа Уби төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Андрей Сердцевка тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, ГТОның “алтын” билгесен алу өчен барлык нормативларны уңай үтәргә кирәк.