Татарстан Республикасы Чүпрәле районында Сталинград сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан митинг узды

2024 елның 3 феврале, шимбә

Бөек Ватан сугышында иң зурларының берсе булган Сталинград сугышы 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам итә.

2024 елның 2 февралендә Чүпрәледә Совет халкының Сталинград сугышында Җиңүенең 81 еллыгы хөрмәтенә митинг узды. Бөек Ватан сугышы тарихының иң канкойгыч битләренең берсен  район җитәкчеләре, ветераннары, Әфган ветераннары, районның хезмәт, уку коллективлары вәкилләре, форпостчылар һәм башка бик күпләр искә төшерде.
 Бөек Ватан сугышы барышында Сталинград сугышы иң зур һәм канкойгыч була.
 Чүпрәлеләр Сугышчан һәм Хезмәт Даны Монументы янындагы  Мәңгелек ут алдына  венок салалар, совет солдатлары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителә.
 Идел буендагы  шәһәр -  Бөек Ватан сугышы картасында төп нокта. Аны дошманга тапшыру - немец гаскәрләрен алга җибәрү һәм Кавказны югалту дигәнне аңлата. Нәкъ менә шуңа күрә, Сталинград сугышы башында, 1942 елның июлендә, 227 нче номерлы атаклы боерык барлыкка килә: «Бер адым да артка чигенмәскә!». Җирнең һәр кисәге, һәр бина өчен 200 көн һәм төн дәвам иткән каты сугышлар бара.
  - Сталинград сугышы Бөек Ватан сугышы вакытында иң каты сугышларның берсе була. Әлбәттә, яшьләребезне патриотик тәрбияләү белән бәйле һәр чара мөһим. Озынлыгы, киеренкелеге һәм катнашучылар саны буенча Сталинград сугышы  - Бөек Ватан сугышының иң зур һәм хәлиткеч сугышларының берсе, ул көчләр урнашуын тулысынча үзгәртә һәм җиңелә алмаслык дип саналган Германия армиясенең җиңелергә мөмкинлеген күрсәтә. Бу сугыш  Кызыл Армиягә фашизмны тулысынча Җиңгәнче һөҗүмгә күчәргә  өстенлек бирә. Йөзләрчә мең совет солдатының гомере  бөтен җирдә тынычлыкка нигез салды.  Безнең бурыч - шул вакыйгалар, язмышлары җимерелгән кешеләр турындагы истәлекне саклау, - дип билгеләп үтте ТР Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов үзенең чыгышында.
  Шәһәр өчен булган  фаҗигале көннәр  Иске Чүпрәле күп профильле лицее укучыларының  яшь армиячеләр отряды вәкилләре  чыгышында да чагылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International