Ярышлар чаңгы ярышлары федерациясе филиалы җитәкчесе Нияз Дамаевның иганәчелек ярдәме белән узды.
2024 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы Чүпрәле районында федерация филиалы җитәкчесе призына чаңгы ярышлары узды.
Ниһаять, ярышлар узды дип әйтәсе килә, чөнки ул гыйнвар башында планлаштырылган иде. Ләкин һава торышы начар булу сәбәпле: әле суыклар, әле көчле буран әлеге ярышларны үткәрүгә комачаулый.
Ярышлар чаңгы ярышлары федерациясе филиалы җитәкчесе Нияз Дамаевның иганәчелек ярдәме белән узды. Ул әлеге спорт төрен яратучылар өчен бүләкләр, медальләр һәм Грамоталар әзерләде.
Барлык спортчыларны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов сәламләде. Җитәкчеләр билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Чүпрәле районында чаңгы спорты һәрвакыт булды һәм булачак. Барысына да уңышлар һәм яхшы кәеф теләде.
Старт алдыннан ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын билге ияләре билгеләп үтелде. Алар: 114 нче янгын сүндерү часте коткаручысы Динар Алимов, Чүпрәле муниципаль районы Советы аппаратының оештыру бүлеге башлыгы Радик Багаутдинов, җирлекара китапханә директоры урынбасары Наталия Михайлова, Чүпрәле муниципаль районы Советы аппаратының оештыру бүлеге баш белгече Назилә Яфизова.
Шулай ук “Яңа елда ГТО” онлайн-акциясенә йомгак ясалды, аның җиңүчесе - Яңа Уби төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 сыйныф укучылары.
Чаңгы ярышларына мәктәп укучылары, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, авыл җирлекләре вәкилләре чыкты. Ярышлар 8 яшь категориясендә узды.
Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр:
2014 ел һәм аннан кечерәкләр: малайлар арасында: 1 урын - Егор Старшов, 2 урын - Станислав Фадеев, 3 урын - Александр Еремеев.
Кызлар арасында: 1 урын - Эвелина Ятманова, 2 урын - Яна Синдюкова, 3 урын - Мальвина Артемьева.
2012-2013 нче елгы малайлар арасында: 1 нче урын - Артем Романов, 2 нче урын - Иван Кузнецов, 3 нче урын - Виталий Юманов.
Кызлар арасында: 1 урын - Агния Аръяхова, 2 урын - Дарья Шевёлёва, 3 урын - Мария Шевёлёва.
2010-2011 елгы малайлар арасында: 1 урын - Андрей Сердцев, 2 урын - Руслан Ильбеев, 3 урын - Никита Лукьянов.
Кызлар арасында: 1 урын - Арина Андреева, 2 урын - Анастасия Макарова, 3 урын - Карина Ермакова.
2008-2009 елгы егетләр арасында: 1 урын - Александр Дергунов, 2 урын - Максим Хемницер, 3 урын - Кузьма Митрошкин.
Кызлар арасында: 1 урын - Ксения Бакуркина, 2 урын - Дарья Макарова, 3 урын - Диана Макарова.
2006-2007 елгы егетләр арасында: 1 урын - Сергей Шавкин, 2 урын - Фёдор Гордеев, 3 урын - Алексей Иванов.
Кызлар арасында: 1 урын - Татьяна Задурова, 2 урын - Доминикана Аръяхова.
18-35 яшьлек ир-атлар арасында: 1 урын Петр Чернов, 2 урын - Мансур Акчурин.
Кызлар, хатын-кызлар арасында: 1 урын - Василиса Павлова.
36-49 яшьлек ирләрарасында: 1 урын - Александр Петров, 2 урын - Сергей Синдюков, 3 урын - Валентин Маняков.
Хатын-кызлар арасында: 1 урын - Алевтина Хемницер, 2 урын - Фәридә Хәйруллина.
Шулай ук нәтиҗәләр буенча чаңгы ярышларының иң кече спортчысы билгеләнде, ул-Александр Еремеев. Һәм иң олы спортчы - Александр Бушуев.
Ярышлар кысаларында ГТО нормативлары да үтәлде.