Татарстан Республикасы Чүпрәле районы делегациясе Татарстан Республикасында Педагог һәм остаз елын ябу тантанасында катнашты

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Тантанада Рөстәм Миңнеханов Татарстанның иң яхшы укытучыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Татарстанда Педагог һәм остаз елын ябуга багышланган тантаналы чара узды.

Исегезгә төшерәбез, 2023 ел Россиядә ил Президенты Владимир Путин Указы белән Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде.

Тантаналы чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Газинур Хәлиуллов, район мәгариф бүлеге вәкилләре, мәктәп директорлары, педагоглар катнашты.

Педагог һәм остаз елын ябу тантанасында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның иң яхшы укытучыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Аларга 26 кеше лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International