Яңа Әлмәлеләр Иван Андреев истәлегенә багышланган шахмат турниры уздырды

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Иван Васильевич төрле спорт төрләре буенча ярышларда җиңүче булган.

Яңа Әлмәле мәдәният йортында хөрмәтле якташ Иван Васильевич Андреев истәлегенә багышланган шахмат буенча алтынчы турнир узды.

Әлеге чараны ачып, Яңа Элмәле авылы пенсионерлар советы рәисе Геннадий Карсаков авылдашларына аның якты биографиясе турында искә төшерде.

Иван Андреев 1947 елның октябрендә Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Яңа Элмәле авылында туган. Яңа Элмәле җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Ульяновск өлкәсенең, күрше Цильнинск районында урнашкан, Иске Алгаш урта мәктәбен тәмамлый. Иван Васильевич белгечлеге буенча механизатор булган, алтмышынчы еллар ахырында Балтыйк флотында матрос булып хезмәт иткән, минёр хәрби белгечлеге булган. Ул кечкенәдән үк спортның бөтен төрләрен яраткан, шуңа күрә нык гәүдәле кеше булган.

Иван Васильевич уку елларында берничә тапкыр мәктәп күләмендә генә түгел, төрле спорт төрләре буенча район һәм республика ярышларында да призёр һәм җиңүче булган. Шулай итеп, ул җиңел атлетика, чаңгы, пневматик винтовкадан ату буенча, шулай ук авыр атлетика буенча призёр һәм җиңүче булган, һәм әлбәттә инде шахмат яраткан.

Флоттан мобилизацияләнгәннән соң Бауман исемендәге колхозда башта механизатор, аннан соң трактор бригадасы бригадиры булып эшли, ә 1975 елда җитештерү эшчәнлегендәге зур уңышлары өчен 9 чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. 1980-82 елларда Бауман исемендәге колхозда хуҗалыкның партком секретаре вазыйфасын башкара. 1982 елдан 1983 елга кадәр тракторлар бригадасы бригадиры вазыйфасын башкарган. 1988 елдан 1991 елның июленә кадәр Яңа Элмәле авыл советы башкарма комитеты рәисе була.

Менә алтынчы тапкыр инде район һәм республиканың танылган кеше истәлегенә кече улы Николай Иванович Андреев инициативасы белән шахмат турниры үткәрелә, ул әлеге спорт чарасының төп иганәчесе булып тора.

Турнирда өлкәннәр, мәктәп яшендәге балалар да катнашты. Шундый урыннар бирелде: урта мәктәптә физика укытучысы булып эшләүче Рәис Гафуров өлкәннәр арасында өченче призлы урынны алды, икенче урынны Владимир Выселкин алды, ул Яңа Элмәле пенсионеры, һәм өлкәннәр арасында Яңа Чокалдан Альфис Гафуров җиңүче булды.

Мәктәп укучылары арасында Святослав Головин җиңүче булды, икенче урынны Игорь Карсаков алды һәм өченче урын Владимир Ефимовка булды. Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны уңышлары белән котлыйсы килә. Аларга дипломнарны Яңа Әлмәле авыл җирлеге башлыгы Роберт Надырович Дружков тапшырды һәм ул спортчыларга алга таба уңышлар һәм сәламәтлек теләде. Шул ук вакытта ул киләчәктә мондый турнирда катнашучылар тагын да артыр дип өмет белдерде.

Барлык җиңүчеләр һәм призёрлар акчалата призлар алды, шулай ук турнирда актив катнашучыларга Иван Симуллин һәм Надежда Евграфовага акчалата призлар тапшырылды. Җиңүгә ихтыяр көче өчен клуб директоры Наталья Макарова һәм Геннадий Карсаков игътибарсыз калмады, турнирны оештыручы Николай Андреев турнирны үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Турнирда катнашучылар Растислав Головин, Дмитрий Николаев һәм Сергей Герасимов шулай ук Николай Андреевтан призлар алдылар.

Турнир үткәрелгән фойеның стеналары, катнашучыларны шатландырып, авылның хөрмәтле кешесе Иван Васильевич Андреевның тормыш эшчәнлеген, бүләкләрен, спорттагы уңышларын яктырткан өч стендтагы мәгълуматлар белән бизәлгән һәм шулай ук аның зур портреты да урнаштырылган иде.

Шундый турнир оештырган өчен Андреевлар гаиләсенә, шулай ук шәхсән Николай Ивановичка, әлеге спорт төрен үстерүдә һәм популярлаштыруда ярдәм иткән, һәм аның әтисе Иван Васильевич Андреев исемен мәңгеләштергән өчен сәламәтлек телисе һәм рәхмәт әйтәсе килә. Иван Васильевич Андреев турындагы якты истәлек Яңа Элмәленең якыннары, туганнары һәм халкы күңелендә мәңгегә сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International