Чүпрәледә Илдар Халиуллов истәлегенә алкалы хоккей буенча районара турнир узды

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Күчмә кубок өчен Чүпрәле, Городище (Чүпрәле районы), Кайбыч районыннан ике команда һәм Апас районы командасы уйнады.

Турнирны ачу тантанасында командаларны район башлыгы Марат Гафаров җылы сәламләде, Илдар Халиулловның районда спорт һәм хоккей үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте, барлык командаларга да уңышлы, матур уеннар һәм җиңел җиңүләр теләде.

Илдар Халиулловның хатыны Лилия һәм улы Тимур чыгыш ясап, барлык спорт сөючеләргә һәм әлеге турнирда катнашучыларга зур рәхмәт белдерделәр, командаларга уңышлы уен теләделәр.

Ачык районара турнирда җиңүче исеме өчен бозга беренчеләрдән булып Кайбыч районының беренче командасы һәм Чүпрәле командасы чыкты. Икенче булып Городище командасы һәм Кайбыч районының икенче командасы уйнады. Турнир вакытында барлык командалар бер-берсе белән түгәрәк система буенча уйнадылар.

Хоккейчылар кызу типтагы уенны - һөҗүм итә һәм саклана белүләрен күрсәттеләр. Һәр команда җиңүгә генә омтылды.

Көчле ярышта Чүпрәле җыелма командасы беренче урынны яулады һәм Илдар Халиуллов истәлегенә турнирның күчмә кубогын алды, Кайбыч районының “Тайфун” командасы икенче, ә Городище командасы өченче урынны яулады.

Турнир барышында иң яхшы уенчылар билгеләнде: «Иң яхшы һөҗүмче» - Дмитрий Храмов, «Иң яхшы сакчы» - Нияз Вәлиуллов, «Иң яхшы капкачы» - Айдар Миңназов һәм иң “Яхшы уенчы” -  Данил Миңнегалиев.

Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов җиңүчеләрне Грамоталар белән бүләкләде, Илдар Халиулловның улы Тимур Хәлиуллов командаларга һәм иң яхшы уенчыларга акчалата бүләкләр тапшырды.

Шулай ук акчалата премия белән турнирның баш хөкемдары һәм аның ярдәмчесе бүләкләнде. Уенның иганәчесе Илдар Халиулловның улы Тимур Хәлиуллов иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International