2024 ел илдә РФ Президенты Владимир Путин Указы белән Гаилә елы дип игълан ителде.
2024 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Чуаш Бизнәсе авылыннан күп балалы Фоминнар гаиләсе белән очрашты. Очрашу Гаилә елы һәм “ Родные-любимые ” Бөтенроссия форумы кысаларында узды.
Район башлыгы Марат Гафаров районда күп балалы гаиләләрнең тормыш шартларын яхшырту өчен күрелә торган чаралар турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, күп балалы гаиләләргә ярдәм республика җитәкчелегенең, район хакимиятенең өстенлекле бурычларының берсе булып тора. Район башлыгы шулай ук Чүпрәле районында Гаилә елы ачылу турында хәбәр итте.
Очрашу җылы һәм дусларча атмосферада узды. "Ана даны-Материнская слава" дәүләт бүләге иясе Елена Фомина үзен бик бәхетле хатын дип саный.
"Һәр бала - Ходай бүләге", - дип билгели 6 бала әнисе.
Чүпрәле районының Чуаш Бизнәсе авылында яшәүче Елена һәм Юрий Фоминнар үрнәк гаилә булып торалар. Фоминнарның иң зур байлыгы - аларның балалары.
Балалар үзара бик дус, бер-берсенә ярдәм итәләр, спорт, иҗат белән актив шөгыльләнәләр, биергә, җырларга, рәсем ясарга, аралашучан булырга яраталар. Өлкән кызыбыз Таисия Казанда . Анастасия Ульянда эшли, улыбыз Анатолий армиядә хезмәт итә, Николай Чүпрәле тармак технологияләре техникумында 3 нче курста, Георгий Зур Аксу гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфында, ә Илья Чуаш Бизнәсенең башлангыч мәктәбендә 4 нче сыйныфта укый.
Аларның гаиләсендә туган көннәрне һәм гаилә бәйрәмнәрен бергә билгеләп үтү гадәтләре барлыкка килгән. Әти-әниләре балалары белән күп сәяхәт итәргә һәм мәдәни-сәламәтләндерү урыннарына йөрергә тырышалар. Районда шундый гаиләләр булуы сөендерә.