Шәһәрне саклау һәм азат итү сугышларында йөзләрчә Чүпрәле солдаты катнашкан.
2024 елның 26 гыйнварында ТР Чүпрәле районында Ленинград шәһәрен немец-фашист гаскәрләре блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгына багышланган истәлекле митинг булды.
Бөек Ватан сугышы тарихының иң фаҗигале сәхифәләрен искә алырга район җитәкчеләре, ветераннар, әфганчылар, районның хезмәт, уку коллективлары вәкилләре һәм “Буревестник” отрядының “Кар десанты” сугышчылары, Казан дәүләт ветеринария академиясе һәм Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентлары җыелды.
1944 елның 27 гыйнварында блокада боҗрасында 872 көн яшәгән Невадагы шәһәр фашист блокадасыннан тулысынча азат ителгән, шуларның 611 көне - бомбага тоту һәм артиллерия уты астында. Мәгълүматлар буенча, Ленинградта блокада елларында ачлыктан 640 меңнән артык кеше һәлак булган, ә дистәләгән мең кеше - артиллерия атулары һәм бомбага тотулар вакытында. Блокададагы Ленинградның һәр көне кешеләрнең үз тормышы һәм шәһәр өчен көрәш белән барган.
Митинг вакытында чүпрәлеләр Хәрби һәм Хезмәт Даны монументы янындагы Мәңгелек утка веноклар салды, блокада корбаннары истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.
- Безнең бурыч - язмышларын сугыш имгәткән кешеләр турындагы хәтерне саклау, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов үзенең чыгышында.
Шәһәр өчен фаҗигале көннәр турында Чуаш Чүпрәле гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының яшь армиячеләр отряды вәкилләре дә чыгыш ясады.