Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында Илдар Хәлиуллов истәлегенә хоккей буенча ачык турнир узачак

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Турнирда катнашуга Татарстан Республикасының Идел буе зонасы командалары да кертелә.

2024 елның 27 гыйнварында Иске Чүпрәле авылының “Алтын барс” боз аренасында ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча ачык турнир узачак.

Турнирда катнашуга Татарстан Республикасының Идел буе зонасы командалары һәм, әлбәттә инде, үзебезнең Чүпрәле муниципаль районы командалары кертелә.

Яраткан командаларына уңышлар теләргә хоккей сөюче җанатарларны да чакырабыз! Башлана 10.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International