Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының халык җыенында катнашты

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Авыл җыеннары, хакимият вәкилләре һәм авыл халкы арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныгуына ярдәм итә.

2024 елның 24 гыйнварында, районның дүрт торак пунктында халык җыены узды.

Көннең беренче яртысында җыеннар Звезда авыл җирлегенең Чепкас-Илметьево авылында һәм Яңа Кәкерле авылында, көннең икенче яртысында Яңа Ишле авыл җирлегенең Иске Ишле авылында узды.

Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, район прокуроры урынбасары Аяз Миндубаев, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, әлеге җирлекләрдә яшәүчеләр катнашты.

Гадәттәгечә, көн тәртибенең беренче мәсьәләсе буенча Звезда һәм Яңа Ишле авыл җирлеге башлыклары Марина Денисова һәм Радик Мөхәммәтҗанов чыгыш ясадылар.

Үз чыгышларында алар авыл җирлеге буенча 2023 елда башкарылган эшләр турында чыгыш ясадылар һәм бу елга планнары белән уртаклаштылар. Сер түгел, авыл халкы нигездә яхшы юллар, эчәргә сыйфатлы су һәм башкаларны телиләр.

Җирлек башлыклары билгеләп үткәнчә, авылларда кибетләр, ФАПлар, мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары эшли.

Халык җыены вакытында, шулай ук, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча вәкаләтле участок вәкилләре, прокуратура һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре чыгыш ясады. Халык җыеннарында Рөстәм Мөхәммәтҗанов очрашуга йомгак ясады һәм халыкның сорауларына җавап бирде.

Кызганычка каршы, барлык проблемаларны бер сәгатьтә хәл итеп булмый. Әмма депутат Ринат Гайзатуллин һәм Рөстәм Мөхәммәтҗанов ышандырганча, киләчәктә авыл җирлекләрен төзекләндерү эшләре халыкның да фикерләрен исәпкә алып башкарылачак.

Халык җыены вакытында шулай ук авылны төзекләндерүдә актив булган кешеләр дә билгеләп үтелде. Алар Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Иске Ишле авылында Мансур Әхмәтовка 70 яшь тулу уңаеннан истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International