Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында «Ел тәрбиячесе»н билгеләделәр

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген, 2024 елның 23 гыйнварында, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Чүпрәле 1 нче «Кояшкай» балалар бакчасы базасында 2023-2024 уку елында «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы узды.

Конкурсантларны котларга һәм уңышлар теләргә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов, шулай ук мәгариф бүлеге җитәкчесе Газинур Хәлиуллов килде.

Бәйгедә 6 педагог катнашты.

Конкурс кысаларында педагоглар балалар белән педагогик чара күрсәттеләр һәм үзләренең педагогик табышлары белән уртаклаштылар.

Ике конкурс сынавы нәтиҗәләре буенча:

1 урын Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль МББМУ “Кояшкай” 1 нче балалар бакчасы” укытучы-логопеды Әмирханова Эльвира Илгиз кызына бирелде;

2 урын - МББМУ «Әкият» 2 нче Чүпрәле балалар бакчасы» МББМУ укытучы- логопеды Рафикова Екатерина Олеговнага бирелде;

3 урын МБМУ «Иске Элмәле башлангыч мәктәп-балалар бакчасы» тәрбиячесе Меньшова Анастасия Валериевнага бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International