Татарстан яшьләре республика халкына кар чистартуда ярдәм итте

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Волонтерлар халыкка кар чистартуда ярдәм итә.

Татарстан яшьләре республиканың төрле районнарында һәм шәһәрләрендә кар чистартуда халыкка ярдәмгә килә. Алар ишегалларын чистарталар, төрле хезмәтләргә: трассада калган барлык кирәкле машина йөртүчеләрне тәэмин итәргә ярдәм итәләр, терлекләр өчен приютларда кар чистарталар.

Шулай итеп, иртән үк Яр Чаллының "Орион" үзәгендә урнашкан "Халык фронты яшьләр канаты" командасы активистлары ВКонтакте төркемендә "Азира" приюты хайваннары өчен карны чистартуда ярдәм сорауны курделәр һәм тиздән алар ярдәм итәргә ашыктылар.

"Без юл янындагы фуралар янына килеп туктадык. Берсенең машина йөртүчесе безнеә кая баруыбызны белеште. Без кыскача гына аңлатып бирдек.  Ул, үз чиратында, рация буенча башка машина йөртүчеләргә тапшырды, һәм менә безнең сафлар  артты. Мондый ситуацияләр барысын да берләштерә”, - дип уртаклашты активистларның берсе Геннадий.

Алабугада яшьләр башка хезмәтләргә кушыла һәм кар яву сәбәпле М-7 трассасында тоткарланган машина йөртүчеләргә ярдәм итә. Анда кизү тору, җылынырга мөмкин булган урыннар, шулай ук кыр кухнясы оештырылган.

Минзәлә районының “Ялкын” яшьләр үзәге волонтерлары ялгыз хатын-кызга -  СВО катнашучының әнисенә ярдәм итте. Балалар аның  ишегалдын һәм йорт тирәсен кардан чистарттылар.

Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, хәзер СВО да катншучыларның гаиләләренә һәм мохтаҗларга студентлар отрядлары, Яшьләр гвардиясе һәм Яшьләр парламенты вәкилләре, республиканың Актаныштагы Форпост активистлары ярдәм итүдә берләштеләр.

Моннан тыш, “Чиста йорт” акциясе кысаларында Әгерҗе районында җирле яшьләр үзәге активистлары беренче төркем инвалид Розалия Садыйкованың йортын һәм йорт тирәсен кардан чистарттылар.

"Мондый мизгелләр тагын бер тапкыр теләсә кайсы катлаулы ситуациядә без бергә икәнлекне исбатлый. Беркем дә читтә калмый. Халык ишегалларын чистарта, мохтаҗларга гариза белән ярдәмгә чыга. Безнең шулай берләшүебез  барлык проблемаларны, шул исәптән, стихияле вакыйгаларны җиңеп чыгарга ярдәм итә», - дип билгеләп үтә республика активистлары һәм волонтерлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International