Нина Петровна гомере буе колхозда эшли.
Кудряшова Нина Петровна 1934нче елның 10нчы гыйнварында Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Уби авылында, Петр һәм Ольга Хмелевлар гаиләсендә туа.
Нина Петровнаның әтисе Бөек Ватан сугышы вакытында хәбәрсез югала, әнисе берүзе ике бала тәрбияли. Нина гаиләдә өлкән кыз була. Ул Уби мәктәбендә укый, колхозында сыер савучы булып эшли.
1960нчы елда Иске Уби авылында яшәүче Кудряшов Николай Никандровичка кияүгә чыга. Туйдан соң яшьләр Донбасска китә, анда аның ире шахтада эшли. Нина Петровна кече Ватанын, әнисен бик сагына, һәм шул вакытта алар туган авылларына кайталар. Йорт сатып алалар, биш бала тәрбиялиләр.
Нина Петровна гомере буе колхозда эшли. Хезмәтләре өчен грамоталар белән бүләкләнә. Шулай ук "Герой-Ана" медале белән бүләкләнә. Кызганычка каршы, 2020нче елда авыру аның ире Николайның гомерен өзә. Өйдә ул кече улы Виктор белән яши. Нина Петровна хәзер балалары һәм оныкларының җылысын, ихтирамын тоеп, һәр яңа туган көнгә шатланып яши.
Юбилей көнендә Нина Петровна авыл җирлеге башлыгы Ярухин Александр Петровичтан җылы котлаулар кабул итте.
Александр Петрович юбилярны котлады һәм Россия Федерациясе Президенты исеменнән котлау открыткасы, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырды, чәчәкләр, сәламәтлек, туганнары һәм якыннары тарафыннан игътибар һәм кайгырту теләде.