Яңа ел белән!
2023 ел ГТО фестиваленең Бөтенроссия этапларын үткәргән вакытта безнең йөрәкләрдә Ватаныбызның төрле почмакларында булган онытылмас хатирәләрне калдырды. Бу гүзәл мизгелләрне безнең белән уртаклашуыгыз өчен без сезгә рәхмәтле.
2024 ел ГТО заманча комплексы өчен юбилей ел булачак, ил аны яңадан торгызуның 10 еллыгын билгеләп үтә бит! Бу еллар эчендә яңа хәрәкәт инде 21,5 миллионнан артык россиялене берләштерде, һәм бу сан көннән-көн үсә бара.
Дуслар! Без сезгә киләсе елда яңа маҗаралар һәм гаҗәеп мөмкинлекләр телибез! Әйдәгез сәламәт яшәү рәвеше белән илһамланыйк һәм бергә яңа биеклекләргә омтылыйк. Яңа 2024 ел сезгә бәхет китерсен, ә физик культура һәм спорт сезнең тормышыгызның аерылгысыз өлешенә әйләнсен!
Сезне бәйрәм белән котлыйбыз һәм якты тәэсирләр, лаеклы рекордлар гына телибез!