Ветераннарның үз гомерләрендә әһәмиятле даталар белән котлау районда күркәм традициягә әйләнде.
2024 елның 8 гыйнварында ТР Чүпрәле районы Шланга авылында яшәүче Фәүзия Нетфулла кызы Хәлилова үзенең данлы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу көнне юбилярны ТР Чүпрәле районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Газинур Хәлиулловтан һәм Шланга авыл җирлеге башлыгы Илдар Якуповтан җылы котлау сүзләрен кабул итте. Кунаклар тыл хезмәтчәнне юбилее белән котладылар, юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты, Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар, туганнарының һәм якыннарының игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәвен теләделәр.
Фәүзия Нетфулла кызы Шланга авылында туып үскән. Кечкенә чактан ук аңа сугыш елларының барлык кыенлыкларын сынап карарга туры килә. Сугыш елларында олылар белән бергә Фәүзия Нетфулла кызына колхозда эшләргә туры килә, басуда эшләгән. Әтисен фронтка алып китткәннән соң, ул сугыштан кайтмаган, һәлак булган.
Фәүзия апа 13 яшьтән эшли башлый, авылдашлары белән бергә фронт өчен тәмәке үстергәннәр, шулай ук колхоз бозауларын караганнар.
Сугыштан соң ул колхозда, бригада да, төрле эштә эшләгән. Кияүгә, авылдашы Хәмидуллага чыга. Аларның гаиләсендә 8 бала туган. Кызганыч, Фәүзия Нетфулла кызының ире бик иртә үлә, 45 яшендә ул тол кала. Аның балалары билгеләп үткәнчә, ул вакытта иң кечесенә нибары 4 яшь булган. Кыенлыкларга карамастан, Фәүзия Нетфулла кызы барлык балаларны да үстерә, аларны җәмгыять өчен файдалы кешеләр итеп тәрбияли, аларга лаеклы белем алырга ярдәм итә.
Фәүзия апа гомер буе «Чулпан» колхозында эшләгән. 85 яшькә кадәр ул үз хуҗалыгында сыер сава. Кызлары әйтүенчә, Фәүзия апа беркайчан да эшсез утырмаган, аны бакчада да, өйдә дә төрле эшләрдә күрергә мөмкин булган. Әмма соңгы елларда аның сәламәтлеге какшаган, җәй көне ул урамга чыкса, хәзер, кыш көне, өйдә генә, тиз арый. Бүгенге көндә Фәүзия апа улы Марс белән яши. Фәүзия апаның башка балалары да аларга һәрнәрсәдә ярдәм итәргә тырышалар, оныклары еш кына әбиләре янына кайталар. Фәүзия Нетфулла кызы балаларының һәм оныкларының, туганнарының игътибарын тоеп яши.
Озын гомерле ханымның туган көненә аның барлык балалары, оныклары һәм оныкчыклары, туганнары һәм якыннары, күршеләре килгән. Ул мондый игътибарга бик нык шат иде, барлык кунакларга зур рәхмәт сүзләрен белдерде.