ТР Чүпрәле районында өстәл теннисы буенча ярышлар узды

2024 елның 6 гыйнвары, шимбә

Ярышлар спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше декадасы кысаларында узды.

Бүген, 2024 елның 4 гыйнварында, ТР Чүпрәле районының «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында Кыш Бабай призына өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Ярышлар спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше декадасы кысаларында узды.

Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Фиркат улы Җәләлов һәм Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Расих улы Вилданов катнашучыларны сәламләделәр һәм уңышлар теләделәр.

Өстәл теннисын яратучылар үзләренең остазлары, мәктәпләрдән һәм Чүпрәле тармак технологияләре техникумыннан физик әзерлек укытучылары белән килделәр. Аларның һәрберсе үз яшь категориясендә ярышты.

Уен берничә сәгать дәвам итте. Авыр көрәшләрдән соң жюри иң көчлеләрне билгеләде.

18 яшь һәм аннан өлкәнрәк хатын — кызлар арасында Албутова Дина (Яңа Ильмово, ЦРБ) 1 урынны, Шевелева Елизавета (спорт мәктәбе) 2 урынны алды.

18-39 яшьлек ир-атлар арасында Журавлев Александр (техникум) 1 урынны, Измаилов Дамир (Шланга) 2 урынны, Чернов Даниил (Хорновар-Шигали) 3 урынны алды.

2009 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Задоров Максим (Чуваш Чүпрәлесе) җиңүче, Мифтяхутдинов Динар (Иске Кәкерле) 2 урын, Каранкин Максим (Городище) 3 урын.

2006-2008 елгы егетләр арасында Варфоломеев Семен (техникум) җиңде, Чернов Станислав 2 урынны, Юркин Петр (техникум) 3 урынны алды.

40 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшь категориясендәге ир-атлар: Антонов Вячеслав (Яңа Кәкерле) җиңүче булды, Ефимов Даниил 2 урын, Насибуллов Рамил 3 урын.

2009 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында Фаизова Илгизә (Иске Ишле) җиңүче булды, Әхмәтова Гөлназ (Иске Чокалы) 2 урынны, Козлова Елизавета (Яңа Үби) 3 нче урынны яулады.

2006-2008 елгы кызлар арасында Калимова Алина (Иске Кәкерле) — 1 урынны, Пыркина Ангелина (Хорновар-Шигали) — 2 урынны, Йосыпова Зилә (күп профильле лицей) — 3 урынны алды.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә медальләр, грамоталар, шулай ук өстәл теннисы буенча федерация филиалы җитәкчесе Альфред Низамов исеменнән бүләкләр тапшырылды.

Ярышлар кысаларында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын үтәү буенча мобиль мәйданчык оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International