Чүпрәледә яшь йөзүчеләр 2024 елның спорт чараларына старт бирде

2024 елның 3 гыйнвары, чәршәмбе

Моннан тыш, ярышлар барышы кысаларында ГТО нормативлары утәлде.

Бүген, 2024 елның 3 гыйнварында «Акчарлак» йөзү бассейнында йөзү буенча ярышлар узды. Традиция буенча, Чүпрәле районындагы барлык спорт чаралары нәкъ менә шушы ярышлардан башлана. Бу хакта спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вилданов та искәртте.

Йөзү ярышларын ачып Руслан Вилданов барлык спортчыларны яңа 2024 ел белән котлады.

— Бүгеннән спорт һәм сәламәт тормыш декадасы кысаларында уза торган яңа 2024 елның барлык спорт чаралары старт ала. Сезгә спортта да, укуда да яңа уңышларга ирешергә телим. Иң мөһиме-үз-үзеңә һәм үз көчеңә ышану һәм максатлар кую, — дип билгеләп үтте Руслан Расих улы.

Йөзү ярышларында барлык категория йөзүчеләре катнашты: спорт мәктәбе, гомуми белем бирү учреждениеләре, шулай ук өлкәнрәк яшьтәгеләр.

Моннан тыш, ярышларны үткәрү кысаларында ГТО нормативлары утәлде.

Бүгенге чараның иганәчесе йөзү буенча федерация җитәкчесе Илнур Исхаков тарафыннан бүләкләр  әзерләнде. Илнур Исхаков шулай ук яшь йөзүчеләрне сәламләде, аларга ярышларда уңышлар теләде.

Яшь категорияләре буенча ярышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә Федерация җитәкчесеннән дипломнар һәм медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.

Әлбәттә, йөзү буенча иң яшь һәм иң өлкән спортчы билгеләнде. Ул Ионна Пурлова һәм Николай Хрисанов булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International