Чүпрәле районында яшәүче Анна Михайловна Маркова 95 яшен билгеләп үтте

2024 елның 3 гыйнвары, чәршәмбе

Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау хаты җибәрелде.

2024 елның 2 гыйнварында, Чүпрәле районы Хорновар-Шигали авылында хезмәт ветераны Анна Михайловна Маркова үзенең хөрмәтле юбилеен билгеләп үтте, аңа 95 яшь тулды.

Юбилярны котларга Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова килделәр. Кунаклар Анна Михайловнага РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау, район Башлыгы исеменнән бүләк, чәчәкләр тапшырдылар. Туганнарының һәм якыннарының игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәвен теләделәр.

Анна Миайловна Хорновар-Шигали авылында туып үскән. Монда ул укыган, ләкин озак түгел. Аларның балачагы сугыш елларына туры килә. Бары тик 4 сыйныфны гына укый алган, ә аннан соң инде өлкәннәр белән кырда эшләгән.

Кызы сүзләренчә, Анна Михайловна үзе сөйләвенчә, ул ат белән ашлык утырткан. Колхоз аларны төрле эшләргә җибәргән. Анна Михайловнага Мәскәүдә, Себердә дә эшләргә туры килә, анда алар агачларны чыгаралар, төгәлрәге урманнан агачларны чыгару өчен су ташып, боз юлы әзерлиләр. Авыр булды, ләкин тырыштык һәм эшләдек - ди Анна Михайловна.

Кияүгә чыга, җиде бала таба. Күп кайгы күрдем, иремне, дүрт баламны күмдем.

Бүген Анна Михайловна Ульяновск шәһәрендә кияве Иван һәм кызы Елена белән яши. Дөрес, җәйгә авылдагы өенә кайтырга сорый. Бүген, юбилей көнендә, балалары Анна Михайловнаны туган йортына алып кайттылар.

Юбиляр барысына да котлаулары өчен рәхмәт белдерде, аерым рәхмәт сүзләре Мәскәү Кремленнән килгән котлау хаты өчен Владимир Путинга әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International