Чүпрәледә балалар өчен район башлыгының Яңа ел чыршысы узды

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Районның нәни гражданарын район башлыгы Марат Гафаров һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин котлады.

Чүпрәле район мәдәният йортында район башлыгының Яңа ел чыршысы узды.

Бәйрәмгә уку алдынгылары, олимпиада, төрле конкурслар, спорт ярышлары җиңүчеләре һәм призерлары, җәмәгать тормышы активистлары, күп балалы гаиләләрдән балалар, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар, волонтерлар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары катнашты.

Районның нәни гражданарын район башлыгы Марат Гафаров һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин котлады. Кунаклар яңа 2024 елында укуларында уңышлар, сәламәтлек, барлык теләкләрнең үтәлүләрен теләделәр.

— Төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда, спорт ярышларында район данын лаеклы яклавыгыз өчен сезгә зур рәхмәт белдерәм. Сезгә киләчәктә дә төрле чараларда активлык күрсәтергә, укуда һәм киләчәк тормышта уңышлар телим, — дип билгеләп үтте Марат Ринат улы.

Шакир Ягудин, без илнең иң матур һәм алдынгы республикасында яшәвебезне билгеләп, балаларга Татарстан һәм Россиянең лаеклы гражданнары булуларын теләде.

Ә балалар өчен бәйрәмдә күңел ачу программасы һәм күп бүләкләр әзерләнгән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International